ХОСУСЫЙ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫ
«№23 "МЕНЕДЖЕР" УРТА МӘКТӘБЕ»

Панорманое фото школы №23 "Менеджер" Альметьевск

ГОМУМИ МӘГЪЛҮМАТ

№23 “Менеджер” мәктәбендә мәктәпкә кадәрле звено өзлексез белем бирүнең башлангыч звеносы булып тора. Мәктәпкә кадәрле звеноны яшь буенча ике группа тәшкил итә.

3 – 5 яшь “Чадушки” төркеме

5 – 7 яшь  “Умнички” төркеме.

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНЫҢ МАКСАТ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

Максатлар: баланың ирекле табигый үсеше. Иң элек бала тели, аннары тоя, аннары аңлый һәм фикер йөртә.

Бурычлар:

Баланы индивидуаль якын килеп тәрбияләүнең комплекслы системасы. Андый тәрбиянең нәтиҗәсе булып, физик һәм психик яктан сәламәт, төрле яктан камил, инициативалы, ирекле, үз фикерен әйтергә сәләтле бала.

Баланың яңа социаль шартларга ияләшүен оештыру шартларын булдыру.

Баланы тәрбияләү һәм белем бирү прогоаммасын баланың үз үсеш программасына әйләндерүче тәрбия эшен гуманлы итү.

Баланың сәламәтлелеген саклау һәм ныгыту (балалар бакчасында баланың балачак вакыты кыскартылырга тиеш түгел)

ds01

«№23 "МЕНЕДЖЕР" УРТА МӘКТӘБЕ»

ХОСУСЫЙ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫның балалар бакчасы тәрбиячеләренең функцияләре

Группаның көндәлек тормышын кызыклы эшләр, идеяләр белән тулыландыру

Һәр баланы нәтиҗәле эшкә катнаштыру

Балаларның кызыксынуларын тормышка ашыруга ирешү

Балаларның эшчәнлекләрен оештырып, тәрбиячеләр һәр балада инициатива күрсәтүгә, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләүгә омтылыш үстерәләр. Безнең аңлавыбызча, балалар бакчасы ул – бер – береңне аңлау, ярату, мәрхәмәтлелек белән тулган шатлыклы, җылы йорт. Ул – балалар шатланып уйный, әкиятләр тыңлый, аралашуда, хезмәт итүдә катнаша торган гаилә шартлары.

БЕЛЕМ БИРҮ ПРОЦЕССЫНЫҢ МОДЕЛЕ

ds02

Балалар бакчасында балаларның нәтиҗәле тормышын, нәтиҗәләрен шунда ук кызыклы, мөстәкыйль эшчәнлектә куллана алырлык белем бирүне оештыру, балаларның бер – берсе белән һәм өлкәннәр белән аралашу шартларын булдыру. Менә шулар балалар бакчасы һәм мәктәпнең дәвамчанлыгы проблемасын уңышлы чишү шартларының тулы булмаган исемлеге. Балалар бакчасы белән мәктәпнең тыгыз бәйләнеше бердәм педагогик киңәшмәләр үткәрү белән ныгытыла. Балаларның һәм педагогларның бергәләшеп бәйрәмнәрдә катнашуы да моңа ярдәм итә.

Танылган психолог Д.Б. Эльконин әйтүенчә, кече яшьтәге һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар – балачакның бер чоры кешеләре. Алар бер – берсенә күбрәк охшаганнар. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч мәктәп балалары бер – берсенә һава кебек кирәк. Кечкенәләргә зурлардан өйрәнергә җиңелрәк, ә кечкенә яшьтәге укучылар өчен бу мөһим шарт.

Балалар тарафыннан төп белем бирү программасының эчтәлеген үзләштерү көндәлек тормышта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен гадәти булган эшчәнлек төрләре аркылы тормышка ашырыла. Төп эшчәнлек төре булып, уен санала.

Белем бирү баланың актуаль һәм якын үсешендә үткәрелә. Үстерелешле шөгыльләр, балаларны төркемчәләргә бүлеп, оештырыла. Шөгыльләрне үткәрү формасы ирекле. Шөгыльләр логик һәм методик яктан бәйләнгән. Бала тәрбия бирүнең объекты түгел, ә субъекты дип исәпләнә.

Балалар бакчасында шөгыльләрнең педагогик процесста кирәклеген кире какмыйча, без аларны мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшнең төп чарасы дип исәпләмибез. Тәрбияче эшнең метод һәм формаларын, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән үткәрелүче шөгыльләргә карата гомуми дидактик таләпләрдән һәм балаларның үсеш дәрәҗәсеннән чыгып, үзе билгели. Программаның төрле бүлекләре арасында нәтиҗәле бәйләнеш педагогка тәрбия һәм белем бирү чараларын тормышка ашыруда интеграция ясарга мөмкинлек бирә

ds03

“Мәктәп 2000...”, “Мәктәп 2100...” программалары курсын тормышка ашыруда аның әйдәп баручы принципларын билгеләүче  үстерелешле өйрәтү  характерын истә тоталар. Әлеге принциплар:

Эшчәнлекле принцип.

Шөгыльләрдә бала һәрвакыт яңа белемнәрне ачу процессында катнаша. Эчәнлек (уен) – танып белүнең, кайгыртуның , катнашуның бала һәм педагог ягыннан да бер чарасы.

Төрлелек (вариативлык) принцибы.

Проблемалы ситуацияләрдә балага сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Төп методик кагыйдә – үз фикерен аңлата алса, бала һәрвакыт хаклы.

Креативлык принцибы (иҗади эшчәнлекне оештыру).

Педагог балаларның иҗади активлыгын тудыра һәм хуплый. Бала үзенең иҗади башлангычын шәхси һәм коллектив эшчәнлек аша тормышка ашырырлык ситуацияләр китереп чыгара.

 

Хосусый гомуми белем бирү оешмасы “№23 “Менеджер” урта мәктәбе балалар бакчасының эш графигы