Анам теле-татар теле,
Шуңа бик ягымлы тел.
Җанга якын һәр авазы,
Нур бөркеп тора ул гел.
22 нче октябрь көнне безнең мәктәптә Әлмәт шәһәренең күренекле шагыйрәсе, Р.Тухватуллин, С.Сөләйманова, К.Тимбикова премияләре лауреаты, С.Сөләйманованың “Кызыл каурыйлар” исемендәге әдәби оешма җитәкчесе, Татарстан Республикасы композиторлар, язучылар Союзы әгъзәсе, 5 китап авторы Әхмәтшинә Минзифа Хәйретдин кызы белән очрашу булды. Ул шигырьләр, хикәяләр һәм үз шигырьләренә музыка яза. Очрашуны татар теле укытучылары Иблиева Р.И һәм Солтанова Г.С оештырдылар.
Очрашуга укучылар шагыйрәнең шигырьләрен өйрәнделәр, татар теле дәресләрендә аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Очрашу мәктәп китапханәсендә узды. Китапханәче Нигматҗанова Р.Ә. шагыйрә турында сөйләде һәм китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. 4 А сыйныфы укучылары Минзифа апаның шигырьләрен татар һәм рус телендә сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр, шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Минзифа апа иҗат тормышыннан кызыклы вакыйгалар турында сөйләп китте. Очрашу тәмамланганда шагыйрә балалар өчен иҗат иткән “Яшәгән, ди, кәбестә” исемле китабын имзалап укучыларга бүләк итте. Көтеп алынган Әлмәт шагыйрәсе Минзифа апа Әхмәтшина белән очрашу укучылар күңелендә якты мизгелләр булып истә калыр!
Самый лучший он на свете,
Мой язык родной!
Каждому лучами светит
И я радуюсь душой.
22 октября в нашей школе состоялась встреча со знаменитой поэтессой Ахметшиной М.Х., членом Союза самодеятельных композиторов РТ и Союза писателей РТ, лауреатом премии им. Р.Тухватуллина, С. Сулеймановой и К. Тимбиковой, руководителем литературного объединения им. С.Сулеймановой “Кызыл каурыйлар” при Альметьевской писательской организации. Минзифа Хайрутдиновна не только пишет стихи и рассказы, на свои стихи она сочиняет и музыку.
Учителя татарского языка и литературы Иблиева Р.И. и Султанова Г.С., организовавшие встречу с поэтессой, предварительно на своих уроках познакомили учеников с творчеством поэтессы, учащиеся читали ее произведения. Тёплая встреча с Ахметшиной М.Х. прошла в школьной библиотеке. Библиотекарь Нигматзянова Р.А. организовала выставку книг поэтессы и рассказала ученикам о ее творческой жизни. Ученики 4 А класса читали стихи автора на татарском и русском языке, задавали Минзифе Хайрутдиновне интересующие их вопросы.
В завершении творческой встречи поэтесса подарила ребятам свои книги с автографом и добрыми пожеланиями. Долгожданная встреча с поэтессой Ахметшиной М.Х останется ярким впечатлением в школьной жизни четвероклассников.