И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г. Тукай.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Бүген безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәресләрен туган телгә багышладылар. Дәресләр уен формасында оештырылды. Алар укучыларны бу истәлекле көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. Дәресләрдә укытучылар шәхеснең үсешендә туган телнең әһәмияте, милләтне саклауда роле турында сөйләштеләр. Укучылар һәр уенда бик теләп катнаштылар. Туган телебезнең бай, камил тел булуына тагын бер тапкыр ышандылар. 6 нчы сыйныфларның дәресенә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзасы Миңзифа Әхмәтшина кунакка килде. Миңзифа апа укучыларга туган телне белү кирәклеге, аны ярату, кадерләү турында әйтте. Шагыйрә үзе турында сөйләде, шигырьләрен укыды, балаларга китапларын бүләк итте. Укучылар Миңзифа апага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу бик күңелле үтте.
Родной язык — святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
Г. Тукай.
Международной день родного языка́ утверждён 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО в ноябре 1999 года и отмечается 21 февраля с 2000 года ежегодно с целью защиты языкового и культурного многообразия.
По оценкам ЮНЕСКО половина из 6 тысяч языков мира находится под угрозой исчезновения[1]. В 2009 году ЮНЕСКО признала 136 языков на территории России находящимися под угрозой исчезновения
Сегодня в нашей школе учителя татарского языка и литературы провели уроки родного языка. Уроки прошли в содержательной игровой форме. Обучающиеся с удовольствием участвовали в интеллектуальных состязаниях (загадки, головоломки) на знание татарского языка. Ребята узнали, как важно знать и сохранять свой родной язык. На уроке присутствовала активист Альметьевского отделения Союза писателей РТ поэтесса Минзифа Ахметшина. Она рассказала о своём творчестве и подарила ребятам свои книги.
Беседа была интересной и познавательной!