ХОСУСЫЙ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫ
«№23 "МЕНЕДЖЕР" УРТА МӘКТӘБЕ»

Панорманое фото школы №23 "Менеджер" Альметьевск

ob05

“Менеджер” мәктәбе – зурлар һәм балалар өчен комфорт шартлар тудырылган,  сыйфатлы яңа белем бирү урыны.

Оптимальләштерү концепциясенең мөһим өлешләре:

5 чиректән торган уку елы; белемнәрне тирәнтен системалаштыруга ярдәм итә торган  парлы дәресләр (35-5-35); табибларны күптән борчыган “авыр сумка” мәсьәләсен чишү; укучыларның активлыгын үстерүгә юнәлтелгән һәм дәресләр расписаниесенә кертелгән динамик паузалар.

“Менеджер” мәктәбендә  укыту һәм тәрбия бирү процессы традицион белем бирү процессыннан форма белән генә түгел, ә эчтәлеге белән дә аерылып тора. Ул сыйфатлы белем бирүгә юнәлдерелгән   укыту-тәрбия барышында,  укучыларның  психик һәм физик сәламәтлекләренә зыян китермичә,  ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Комплекслы итеп алганда, мәктәпнең идеясе – “Белем бирү. Хезмәттәшлек. Сәламәтлек”.  Укыту-тәрбия процессында укытучылар  үзалдында индивидуаль якын килеп эшләү бурычын куялар. Индивидуаль якын килеп эшләү максатының бурычы- һәр укучы үз мөмкинлекләрен  ача алырга тиеш. 

sch02

Барлык фәннәрдән дә БДИ нәтиҗәләренең тотрыклы булуына мәктәпнең йомгаклау имтиханына әзерләнү үзәгенең эшчәнлеге тора. Укытучылар төркемнәрдә күпме укучы булуына карамастан эшлиләр.

2008 елдан алып, мәктәп укытучыларның системалы эшчәнлек үзәгенең эксперементаль мәйданчыгы  булып санала. Нәтиҗәдә,  эшчәнлекле метод технологиясен  куллану үзләштерелә бара. Сәләтле балалар һәм фәнне  түбән үзләштерүче укучылар белән эшләү программасы эшләнгән. Программаның төп максаты – төрле ситуацияләрдә иҗади фикерли алу  сәләтен булдыру,  үзеңне контрольдә тота һәм бәяли белү.

Өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелә. Җырлый һәм бии, рәсем ясый, тетраль студиядә шөгыльләнә, инструменталь ансамбльдә уйный, йөзә һәм спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнү мөмкинлекләре дәресләрдән соң бирелә.

sch03  sch04  sch05