ХОСУСЫЙ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАСЫ
«№23 "МЕНЕДЖЕР" УРТА МӘКТӘБЕ»

Панорманое фото школы №23 "Менеджер" Альметьевск

2016 нчы елның 1 нче сентябреннән мәктәп белән СПК “Сәләт” арасында проект килешүе төзелде. Әлеге хезмәттәшлекнең нигезендә өчтеллекне тормышка ашыру буенча мәктәпкә гамәли ярдәм күрсәтү күздә тотыла.
Максат: тормышта үз урынын таба алырлык, Рәсәйнең, гомумән дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында укырлык заманча фикерли торган шәхес тәрбияләү.Мәктәптә укучының интеллектуаль үсешенә ярдәм итү алырлык мохит булдыру.
Мәктәптә “Сәләт-Менеджер” клубы оештырылды. Клуб активында 7-10 класс укучылары арасыннан сайлап алынган 10 укучы эшли.

Клуб активы:

Клуб җитәкчесе - Гардиева Аделя
Урынбасары - Гильмуллина Азалия
Мәгълүмат блогы - Зайдуллин Рашид, Ганеева Диляра
Интеллектуаль блок - Субботина Екатерина
Спорт блогы - Ахатова Алсу, Пахардымова Анна

Сәләт турында фильм
Презентация

Сәләт - актив балалаларны берләштерүче, аларның иҗади сәләтләренә юл ачучы мохит.
Клубның төп максаты: балаларның һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерергә шартлар тудыру.
Клуб үз эшчәнлеген СПК га нигезләнеп башкара.
Клуб эшчәнлеге.

“САНАК-СӘЛӘТ” БИК КЫЗЫКЛЫ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ

Раудин Ярослав
Мин язгы белем бирү сессиясендә катнашырга булдым. Мина үзең турында презентация күрсәтү, Java эшкәртмәсе буенча мастер класслар бик ошады, шуңа күрә мин җәйге “Сәләт” лагерына барырга булдым.


Шакиров Ильдан
Миңа компьютер технологияләре һәм олимпиадаларны программалаштыру, С программасы буенча мастер класслар бик ошады, шуңа күрә мин җәйге “Сәләт” лагерына барып карарга булдым.


Салахова Диана, Бубекова Лиля, Ахатова Алсу
Без 10нчы сыйныфта укыйбыз һәм күптән түгел без язгы “Сәләт” сессиясендә катнаштык. Без үзебезне проект язу һәм аны яклау буенча өлкәдә тикшереп карадык.Бу эш безгә бик ошады, шуңа күрә без быел җәйге “Сәләт” лагерына барып карарга булдык.