“Гаилә мөхитендә кеше игелек кылырга өйрәнергә тиеш”
В. Сухомлинский.
Һәр кешенең тормышында гаилә иң мөһим урын алып тора. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр, без аларны яратабыз, үрнәк алабыз, борчылып торабыз, бәхет һәм яхшылык кына телибез. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплы булырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Кеше тормышында гаилә әһәмияте, позитив гаилә тәҗрибәсе тәрбияләү максатыннан, 15-17 нче май көннәрендә мәктәптә “Гаилә дәресләре һәм гаилә кыйммәтләре”дәресләре үткәрелде. Ул дәресләр Халыкара гаилә көненә багышланган. Дәресләрнең темалары һәм үткәрү формалары төрле булды: “Гаилә. Гаилә кыйммәтләре”, “Әти-әни булуы җиңелме?”, “Гаилә кануннары”, “Гаилә фотоальбомы” һәм башкалар. Гаилә дәресләре шәхси ориентлашу кыйммәтләренә таянып оештырылды. Сыйныф җитәкчеләре балалар очен иң актуаль сораулар әзерләгәннәр иде.


Татар
Русский
English (UK) 